

Кадерлебез ХАНОВ Гандәлиф Салихҗан улын 70 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Кызганмый өләшкән күңел җылың, балаларым, диеп типкән олы йөрәгең, оныкларым, диеп өзелеп торган изге җаның, уңган кулларың, хәстәрлегең өчен мең-мең рәхмәтләребезне җиткереп, изгеләрдән-изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисең син,
Куанасың һәрбер уңышка.
Якты йолдыз кебек балкыйсың
Безнең тормышыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып
Торасың син күңел түрендә.
Бусагадан өйгә атлаганда
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине, хөрмәтлибез,
Иң изге зат итеп күрәбез.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың һәм кодагыең.