

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез НӘБИЕВ Әдис Нәби улын күркәм юбилее – 80 яше белән кайнар котлыйбыз. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерергә язсын сиңа. Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, үзаллы тормышка аяк бастырып, хәзер шуларның кадер-хөрмәтендә яшисең. Ходай Тәгалә сиңа шул бәхетләреңә өстәп күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге күреп, һәр аткан таңга сөенеп, кадер-хөрмәттә, пар канатың – әниебез Әлфия Әхмәтхан кызы белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен.
Һәр яңа таң бәхет теләп атсын,
Искән җилләр шатлык китерсен.
Гомер сукмакларың озын булсын,
Бер хәсрәтсез 100гә җиткерсен.
Тормыш иптәшең, балаларың Әнифә-Марат, Илфат-Винария, Җәлил-Ләйсән, Исмәгыйль-Гөлшат, Фирдәния-Рушан, Мәүлидә-Ринат һәм 13 оныгың, 8 оныкчыгың.