

Кадерлебез, көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, безгә һәрчак терәк булып, әти белән матур итеп яшәгез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең , нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа.
Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.
Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.
Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
Тормыш иптәшең, балаларың, онык-оныкчыкларың.