

Яңа Чокырда яшәүче газиз кешебез ӘХМӘТҖАНОВА Мөхтәрәмә Фазылҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз! Син безнең бәхетебез, ышанычыбыз, таянычыбыз, куанычыбыз. Җир йөзендә синнән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юк. Сиңа булган хөрмәтебез, рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа исәнлек-саулык, олы бәхет, муллык, чиксез шатлыклар, балалар, оныклар игелеге, кояштай озын гомер телибез.
Әниебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барда.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Кызларың Лидия, Рәүфә, Рәүмәнә һәм онык-оныкчыкларың.