

Илмәттә яшәүче улыбыз САДРИХАНОВ Ленарт Шәрифулла улын һәм киленебез Чакмагыш сылуы ИСЛАМОВА Лена Рәфис кызын яшьлекләренең иң истәлекле мизгеле – туй көннәре белән ихлас котлыйбыз.
Кадерлеләребез, парлашып сайлаган тормыш юлыгызда иңне-иңгә куеп аңлашып, бер-берегезне ихтирам итеп, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны сөендереп, бәхет-шатлыкта, байлыкта, ныклы сәламәтлектә үрнәкле гаилә булып яшәвегезне телибез.
Бер-берегезне табып кавыштыгыз,
Икегез дә нинди сөйкемле.
Күзгә-күз карашып елмаегыз
Бер гөл чәчәкләре шикелле.
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз.
Давыл-яңгырларга бирешми,
Гел янәшә торыгыз.
Әти-әниегез, апагыз Ләйсән, җизниегез Эльмир, энекәшегез Реналь һәм балалар.