

Илмәттә яшәүче кадерлебез МАДГОЛОВА Мәрзилә Нәҗметдин кызын матур бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, син балаларың өчен кайгыртучан ана, әтиебезгә кадерле тормыш иптәше, оныкларыңа яраткан нәнәй. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләргә төренеп, әтиебез белән тигезлектә, балалар, оныклар игелеген күреп яшәргә язсын.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Кызың Гөлназ, киявең Рөстәм, оныкларың Илнара, Тимур.