

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлебез ГӘРӘЕВА Миләүшә Нурлыгаян кызын матур гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Һәрвакыт ягымлы, кешелекле һәм кечелекле, наз тулы күңеле белән үзенә тартып торган газизебез, тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, ихтирамга лаек кодагый, тәҗрибәле хезмәткәр дә ул. Киләчәктә сиңа ак бәхетләр, күңел тынычлыгы белән бәрәкәтле матур озын гомер юлы үтәргә язсын, дибез. Һәрвакыт көчле рухлы, юмарт, ярдәмчел булып калуыңны телибез. Парлы булып, балаларыбызның игелеген күреп, оныклар сөяргә насыйп булсын.
Ярый, әни, син бар әле,
Таяныч син, терәк син.
Җиңел чакта без дә батыр,
Авыр чакта кирәк син.
Балаларга газиз әни,
Әтигә назлы хатын,
Кайнәләргә уңган килен,
Туганнарга сердәш син.
Тормыш иптәшең Илнур, балаларың Элина-Зинир, Эльнара, Тимур, әткәй-әнкәең, кода-кодагыең һәм барлык туганнарың.