

Кадерле туганыбыз КӘБИРОВА Фруза Әлтәф кызын юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Якты дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, якыннарыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле
итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал! Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да китмәсен. Өстәлегез тулы һәм түгәрәк, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!
Фәнисә-Мокыйм, Флүзә-Фирус, Тәлгать-Ира, Зилә һәм балалар