Котлыйбыз!
30 декабрь 2022, 07:02

Котлыйбыз!

Күрдемдә яшәүче  ШӘФЫЙГУЛЛИНА Фируза Кави кызы 70 яшьлек юбилеен һәм Риф Галимулла улы белән алтын туйларын билгелиләр. 

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Күрдемдә яшәүче кадерле туганнарыбыз ШӘФЫЙГУЛЛИНА Фируза Кави кызын 70 яшьлек юбилее, Риф Галимулла улы белән бергә гомер итүләренә 50 ел тулу уңаеннан һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Изге күңелле, көчле рухлы, барыбызга да хәстәрлекле булганыгыз өчен рәхмәтлебез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тиң-тигез гомер, балаларыгыз-оныкларыгызның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп, мул тормышта, исән-имин яшәвегезне телибез.

Бәхеткә-шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә-хөрмәткә төренеп,

Яшәгез мәңгелек гөл булып.

Йөрәкләрдә йөргән назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр.

Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр –

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

 

Зәһимә-Финис Абдуллиннар һәм балаларыбыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас