+28 °С
Болытлы


Кодашта яшәүче кадерле кешебез ӘХМӘДУЛЛИН Фирус Әнвәр улын күркәм гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Әтиебез гомерен, хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлады. Кайда гына хезмәт куйса да, бар көчен салып эшләде. Киң күңелле, ачык йөзле, оста куллы газизебезгә рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез.
Әти бит ул өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әти, безгә бик кирәк.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың исеменнән улың Филүс.