+24 °С
Яңгыр


Кальтәүдә яшәүче туганыбыз ӘХӘТОВА Лиза Зекрия кызын матур юбилее белән ихлас котлыйбыз. Уңган, тырыш, ихтирамлы, кешелекле булганың өчен сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Олы җанлы, сабыр туганыбызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Һәр таң сиңа бәхет алып килсен,
Искән җилләр шатлык китерсен.
Гомер сукмаклары озын булсын,
Бер хәсрәтсез 100гә җиткерсен.
Туганың Венера.