

Югары Сикиязда яшәүче ХИСАМОВ Мөхәмәтгани Мулланур улын 65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез. Безнең туганыбыз төп йортыбызның утын сүндермичә, матур гомер итә. Авыл халкына, колхозга күрсәткән игелекләре санап бетергесез аның. Ул ветврач вазыйфасына 41 ел гоме-рен багышлады, үз эшен яратып, чын күңелен биреп башкарды. Уңган, итагатьле, саф йөрәкле, яраткан туганыбыз безне һәрвакыт ачык күңел белән каршы ала. Уллары, кызлары, оныкларына олы терәк булып яши алар.
Кадерле абыем! Әлеге зур бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың, туганнарыңның ихтирамын тоеп, хәләлең Флидә белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Күпме изгелекләр эшләдең син
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, абый, бергәләп!
Барлык туганнар исеменнән Нурия сеңелең.