

Күрдемдә яшәүче газиз кешебез ЗАРИПОВА Резида Рәхимҗан кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз! Туачак таңнарың нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Ныклы сәламәтлек , гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарың ның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, парлы гомер итүеңне телибез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Юлларыңны гөлләр бизәсен.
Киләчәкнең һәрбер таңы сиңа
Бар балаңнан шатлык китерсен.
Син булганга, әни, без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Тормыш иптәшең Әсхәт, балаларың һәм оныкларың.