

Бүлкайпанда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ХӘЛИМҖАНОВА Нәкыя Наил кызын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Киң күңелле, ачык йөзле, тормышка ямь бирүче газиз кешебезгә аяз таңнар, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә һәрберебезнең йөрәк җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә, безгә терәк һәм киңәшче булып, озак еллар әти белән бергә парлы гомер кичерергә язсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә, сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әни,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Тормыш иптәшең Радмир, балаларың, оныкларың.