Котлыйбыз!
5 гыйнвар 2023, 11:28

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә  гомер итүче  СОЛТАНОВА Сания Ярһәм кызы 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә туып-үсеп гомер итүче газиз әниебез, яраткан зур әниебез СОЛТАНОВА Сания Ярһәм кызын 70 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз. Әниебез та-бигатьне, матурлыкны яратканга, җәй җитсә, бакчабызны шау чәчәккә күмә. Намуслы хезмәт юлы үткән кадерлебез җәмәгать тормышында да актив булды. Көчле рухлы ул, авырлыкларга сабыр, каршылыкларга бирешми. Матур тормышы белән балаларына үрнәк, әтиебез белән бергә 49 ел гомер юлы үткәндә аңа ышанычлы терәк була белде. Бер-берсен аңлап, иңне-иңгә куеп, бар эшне дә бергә башкарып, яңа йорт тергезеп керделәр. Бер ул, ике кызга гомер биреп, хезмәт сөяргә өйрәтеп, укытып, үзаллы тормышка аяк бастырдылар. Уллары Салават Русия армиясе хезмәтендә ≪Батырлык≫ медаленә лаек булды. Гомер агым су кебек. Оныклары Илдар – югары белемле инженер, Галия педиатр булдылар, үзаллы тормыш кордылар. Ренат автотранспорт колледжын тәмамлап, югары уку йортында укуын дәвам итә. Азат белән Валерия мәктәптә укыса, Анна балалар бакчасына йөри. Әниебез, биргән тәрбияңә, тәмле ашларыңа, балаларым, оныкларым, дип өзелеп торуыңа мең рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, балаларыңның кадер-хөрмәтендә яшәвеңне телибез.

Балаларың, онык-оныкчыкларың, килен-кияүләрең исеменнән кызың Ләйсән.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас