

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Шулганда яшәүче кадерле кешебез ГАЛИЕВ Нәгыймҗан Нух улын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Барысы өчен дә
мең-мең рәхмәт сиңа!
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт,
Кадерлесең гел безгә.
Олы синең әйткән киңәшең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык-сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул –
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Тормыш иптәшең Дания, кызларың Рита, Лариса, кияүләрең Айнур, Владимир, киленең Алия, оныкларың Ранис, Амалия, Радмир, кода-кодагыйларың.