

Шулганда гомер итүче кадерле кешеләребез АХУНОВ Тимерхан Гелим улын һәм Фидәлия Гыйният кызын гомерләренең мәртәбәле үре, иңгә-иң терәп тормыш корып бергә яши башлауларына 50 ел тулу – алтын туйлары уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә киләчәктә гомернең кояшка тиң озынын, шатлыкларның мөлдерәмә тулысын, бәхетнең ташып торганын, сәламәтлекнең ныклысын телибез.
Матур итеп яшисез сез җирдә,
Үрнәк бит сез безгә һәр эштә.
Озын гомер сезгә теләгәндә,
Амин, диеп торсын фәрештә.
Бүләкләр сезгә – саф теләкләр,
Әти-әни, кабул итегез.
Изгелектә, тигезлектә генә,
Иминлектә гомер итегез.
Улларыгыз Данир, Динис, Нияз, кызыгыз Дилбәр, киленнәрегез Лариса, Светлана, Елена, киявегез Дамир, оныкларыгыз һәм оныкчыгыгыз