

Шулганда яшәүче иң газиз кешебез – әниебез, дәү әниебез КӘШИПОВА Гөлназ Зыя кызын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, к ү ң е л д ә г е теләкләрне сүз белән генә әйтеп
бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз, саклаучыбыз. Сиңа мең рәхмәтләребезне юллыйбыз. Киләчәктә бергә-бергә тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә, балаларың, оныкларыңның йөрәк җылысын, ихтирамын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганга гына
Табып була олы бәхетне.
Сабырсың да, олы җанлы да син,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Яшәү шатлыгы син барыбызга,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Балаларың Лилия-Артур, Айнур-Гөлназ, оныкларың Ринат, Арсен, Артем, Әмир,кода-кодагыйларың.