

Аксәеттә гомер итүче Гөлзимә Рәхимҗан кызы һәм Рамил Тәкый улы МӨХӘМӘТЬЯРОВЛАРНЫ алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез бер-берегезгә таяныч булып, шатланып гомер итә беләсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз, сыгылмадыгыз. Алдагы тормышыгыз да сөенеч-шатлыклардан, якты аяз көннәрдән торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы
телибез. Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, ярты гасыр гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын.
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз.
Давыл-яңгырга бирешми,
Гел янәшә торыгыз.
Котлы булсын алтын туегыз!
Туганнарыгыз исеменнән Зилә-Фигать.