Котлыйбыз!
27 гыйнвар 2023, 06:26

Котлыйбыз!

Акбулатта гомер итүче ФӘМИЕВА Эльмира Рафият кызы  гомеренең матур мизгеле – алтын юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Акбулатта гомер итүче кадерле кызыбыз, сөекле апабыз ФӘМИЕВА Эльмира Рафият кызын ихлас күңелдән гомеренең матур мизгеле – алтын юбилее белән тәбрик итәбез. Дөньяның бар яктылыгын үзенә җыйган шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кешебез, сиңа булган хисләребез, йөрәктәге тойгыларыбыз иксез-чисез. Корычтай ныклы сәламәтлек, озын-озак гомерләр насыйп булып, күңел тынычлыгында ап-ак бәхетләргә генә төренеп, балалар, якыннар әйләнәсендә парлы бәрәкәтле еллар үтәргә насыйп булсын. Тормышка булган мәхәббәтең сүнмәсен-сүрелмәсен, алдагы юлларың якты һәм нурлы, гомер күгең мәңге аяз һәм кояшлы булсын. Якыннарыңның җан җылысын тоеп, гомер үрләреңә горур күтәрел, кадерлебез!
Шатлык тулы булсын иртәләрең,
Ә кичләрең нурлы һәм якты.
Айлы күктә күпме йолдыз булса,
Бәхетләрең булсын шул чаклы.
Кичкән чакта тормыш диңгезләрен
Күңел канатларың талмасын.
Туар таңнар мәңге аяз булсын,
Болытлысы бер дә булмасын.

Әти-әниең, туганнарың Илнур-Миләүшә, балалар Элина-Зинир, Эльнара һәм Тимур.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас