

Яңа Кайпанда яшәүче кадерле кешебез ХАРИСОВА Раушания Риф кызын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Йөрәк түреннән чыккан назлы сүзләрне, күңелләрдә булган саф хисләрне җиткереп, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балалар, оныкларның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, пар канатлы булып, бәхетле гомер итүеңне телибез. Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, шатлык-куанычларга күмелеп, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын.
Өмет йолдызларың балкып торсын,
Ерак йөрсен синнән сагышлар.
Мулдан булсын синең өлешеңә
Язмыш язган бәхет-шатлыклар.
Тормыш иптәшең Фларит, балаларың Финарит, Ләйсән, Лиана, киявең Камил, оныкларың Рәсүл, Илдар, әти-әниең Фәрит-Зөбәйдә һәм туганнарың.