

Артавылда яшәүче кадерлебез ХАҖЕТДИНОВ Раhиб Бәдретдин улын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Кадерле әтиебез! Син – киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән үрнәк әти. Безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Нылы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны
сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, безне сөендереп, озын-озак гомер итәргә язсын.
Әтиебез, 100гә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Тормыш иптәшең Алия, балаларың Гөлназ-Радик, Алмаз-Гөлназ,
Айсылу-Ранис һәм оныкларың.