Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
15 февраль 2023, 12:18

Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче  КӘШФИЕВ Айдар Әмир улы 65 яшьлек юбилеен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез КӘШФИЕВ Айдар Әмир улын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Кадерлебез! Әниебез белән кызларыңны бакчадагы гөлдәй назлап, яратып, җил-давылдан саклап, аякларны җиргә тидерми йөртеп үстердегез. Кояш нурыдай җылылык өреп, күңелләребезгә изге ниятләр салдыгыз, олы тормыш юлына әзерләп чыгардыгыз. Бүгенге бәхетле көнебездә без горурланып, газиз кешебез, сиңа рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Без сине һаман да сабый баладай яратып, сабый чактагы кебек төпле киңәшләреңә таянып яшибез. Эшкә өйрәтүең, авырлыкларга бирешми яшәргә өндәвең, серләр бүлешерлек дус булганың өчен мең рәхмәт сиңа, әтиебез!

Тормыш сукмакларын иңләп-буйлап,

65 ел гомер кичкәнсең.

Җил-давылны, авырлыкны җиңеп,

Матур тормыш бүләк иткәнсең.

Безнең бәхет – синең исәнлектә,

Сәламәтлек ташлап китмәсен.

Әтиебез, чиксез рәхмәт сиңа,

Кайгы җиле берүк исмәсен!

 

Тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныгың, кода-кодагыең һәм туганнарың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: