+16 °С
Болытлы
Иске Шәрдәктә яшәүче кадерле кешебез ӘХМӘДИЕВА Зөһрә Самат кызын 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышңы нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Тормыш иптәшең Мөслим, кызларың Айсылу, Айгөл, киявең Илдар, оныкларың Искәндәр, Эмиль, Айназ.