Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
17 февраль 2023, 08:59

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче  ШӘРИФҖАНОВА Айсылу Нил кызы күркәм юбилеен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче газиз кешебез ШӘРИФҖАНОВА Айсылу Нил кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормыш юлларыңда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыштан ямь табып безнең игътибарны һәм их тирамны тоеп, бәхетле, мул тормышта озын-озак яшәвеңне телибез. Син безнең ышанычлы ярдәмчебез, таянычыбыз һәм терәгебез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Яшәү терәге син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Мең-мәң рәхмәт тәрбияңә,

Безнең өчен мәңге кирәк син.

 Тормыш иптәшең Рәсим, балаларың Илсур-Ксения, Алмаз-Полина, оныкларың Роберт, Есения, Әмир.

 

Кадерле кешебез ШӘРИФҖАНОВА Айсылу Нил кызын күркәм юбилее – 55 яше белән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тормышка ямь бирүче кешебезгә балалары, онык лары, якыннарының игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, сәламәтлектә, пар канаты белән бергә-бергә, бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

Йөрәктәге җылы хисләр аша

Юбилеең белән котлыйбыз.

Сәламәтлек, күңел тынычлыгы,

Озын гомер сиңа телибез.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетнең, шатлык-куанычның,

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

 Әниең Тәзкирә, апаларың Нәфисә, Олеся, Венера, энекәшең Айнур һәм безнең гаиләләр.

 

Дорогую, милую ШАРИФЬЯНОВУ Айсылу Ниловну от всего сердца поздравляем с замечательным юбилеем! От души желаем жить в полной гармонии с любимыми людьми и своими чувствами, верить только в хорошее и не прекращать мечтать о прекрасном. Пусть и в доме, и в семье, и в душе, и в сердце будет мир, лад и радость!

Самой умной и красивой

Мы хотели пожелать

Стать бессовестно счастливой.

Самый возраст — 55!

Своих деток воспитала,

В доме создала уют,

Мир улыбкой озаряла...

Все дела пусть подождут.

Этот возраст — для мечтаний!

Ты от жизни всё возьми.

Сколько б ни было желаний,

Пусть исполнятся они.

Эта дата — для открытий!

Покоряется пусть свет,

Будет жизнь полна событий.

А мы желаем долгих лет!

 Шарыгины, Миграновы, Шарифьяновы, Шайсламовы, Габдулхаковы, Коноваловы.

 

Хөрмәтле ШӘРИФҖАНОВА Айсылу Нил кызын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 36 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган колегабыз 13 ел инде районыбызның тарих һәм туган якны өйрәнү музеен җитәкли. Һәр кешенең яшәү дәверендәге гамәлләре халкына, туган төбәгенә, хезмәтенә карап та бәһалана. Сез туган төбәккә тугры, милләт җанлы кешесез. Үз хезмәтегез, күңел нурыгыз, мөлаемлыгыгыз, тырыш хезмәтегез белән район халкына, килгән кунакларга илһам таратасыз. Халкыбызның тарихи, рухи мирасын дөньякүләм танытуга, пропагандалауга, саклауга, үстерүгә зур өлеш кертүегез белән дә олы ихтирамга лаексыз. Бу турыда күп санлы мактау кәгазьләре, дипломнарыгыз сөйли. Юбилеегыз белән котлап, Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, күтәренке көр күңел, рухи ныклык, корычтай сәламәтлек, якты-нурлы көннәр телибез. Сөекле улларыгыз -киленнәрегез, оныкларыгыз, тормыш иптәшегез Рәсим белән бәхетле яшәргә язсын. Шатлыклар бүлешер газиз әниегез, туганнар, иңгә-иң терәп атлар тугры дуслар юлдаш булсын сезгә. Юбилеегыз күркәм, үзегез бәхетле булыгыз!

Район мәдәният идарәсе, тарих һәм туган якны өйрәнү музее коллективлары.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: