Югары Тәтешледә яшәүче кадерлеләребез Руфина Кальфәт кызы һәм Флорит Нурулла улы ХӨСӘЕНОВЛАРНЫ матур гомер бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әти-әни! Сезне күркәм
Юбилей белән котлап,
Телибез: тормыш юлыннан
Бергә барыгыз атлап.
Иң газиз кешеләребез,
Сез – үрнәк безгә һәрчак!
Мул табын, ачык күңелдән
Каршылыйсыз без керсәк.
Бирешмәгез сез елларга,
Нур чәчсен күзләрегез.
Сәламәтлеккә, бәхеткә
Мул булсын көзләрегез.
Җан атып торасыз әле дә
Бер-берегезне сөеп.
Шушы үрнәк өчен сезгә,
Рәхмәт, дибез, баш иеп!
Эльмир-Ләйсән, Дарина, Радмир һәм кода-кодагыегыз.
Хөрмәтле туганнарыбыз Руфина Кальфәт кызы һәм Флорит Нурулла улы ХӨСӘЕНОВЛАРНЫ 65 яшьлек күркәм юбилейлары белән кайнар кот-лыйбыз. Гомер юлларыгыз озын, туачак таңнарыгыз нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Киләчәктә сау-сәламәт булып, мул тормышта, балалар һәм оныклар кадер-хөрмәтендә, күңел тынычлыгы белән бәхетле озын гомер итүегезне телибез.
Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын тагын озак еллар
Исән булып бергә яшәргә.
Туганнарыгыз Гөлфинә, Нәфкать-Фәнүзә, Әлфинә, Лидия, Рәдиф-Зиләрә һәм балалар.
Кадерле туганнарыбыз Руфина Кальфәт кызы һәм Флорит Нурулла улы ХӨСӘЕНОВЛАРНЫ матур юбилейлары – 65 яшьләре белән котлыйбыз.
Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, мул тормышта яшәп,
якыннарыгызның җан җылысын тоеп, изгелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
Әнис-Лилия һәм балалар.