Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
17 февраль 2023, 11:14

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче  САФИНА Розалия Гыйльмишәриф кызы туган көнен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле апабыз САФИНА Розалия Гыйльмишәриф кызын туган көне белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, парлы, бәрәкәтле еллар үтәргә насыйп булсын.

Гомер юлың пар канатлы үтсен,

Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.

Тормыштагы кылган изгелегең

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Бездән теләк һәрчак якты сиңа,

Шатлык кына, апа, гел изге.

Туганнарың белән гөр килешеп,

Сау-сәламәт яшә гомереңне.

 

Әниең, Марсель-Зәлә һәм балалар

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: