Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
22 февраль 2023, 10:30

Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче  САЯПОВА Тәнзилә Зарифҗан кызы юбилеен билгели

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче кадерле САЯПОВА Тәнзилә Зарифҗан кызын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм. Зөһрә һәм Зарифҗанның тату гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Югары Тәтешле урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Аксәет урта мәктәбендә башлый. Югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. 44 яшендә тол калды, сынмады, сыгылмады. Көчле рухлы, кешелекле, тугры хатын, мактаулы укытучы, хәстәрлекле әни, алты оныгына яраткан зүрәни, ихтирамлы бианай, уңган хуҗабикә, аш-су остасы, бакчачы ул. Өч улы да югары белемле, тәрбияле булсын өчен бар көчен салды. Юбилеең белән тәбрикләп, киләчәктә сау-сәламәт, озын гомерле булып, балаларыңның кадер-хөрмәтендә яшәвеңне телим.

Сыйныфташың, дустың Сания Солтанова.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: