Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
27 февраль 2023, 14:24

Әниебез – тормыш маягы

Гомер аккан су кебек бик тиз үтә. Туган көннәр, юбилейлар, истәлекле вакыйгалар берсе артыннан берсе үтеп тора. Ләкин күңел генә картаерга һич ашыкмый. Алга карап яшәүгә омтылыш еллар үткән саен арта гына.

Әниебез – тормыш маягы
Әниебез – тормыш маягы

Безнең әниебез Саяпова Тәнзилә Зарифҗан кызына да хас бу халәт. Кадерле кешебез шушы көннәрдә 70 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

1953 елның февраль аенда Казахстаннның Караганда шәһәрендә дөньяга килә әниебез. Зөһрәбикә һәм Зарифҗан Рәхимҗановларның көтеп алган беренче сабыйлары була ул. Әти-әнисенә зур ярдәмче, энесе Рәфит, сеңелесе Рәфиләгә ышанычлы апа була. 1961 елда аларның гаиләләре Бүлькайпанга кайтып төпләнә. Рус телен яхшырак үзләштерү дигән максат белән әниебезне Югары Тәтешле мәктәбенә укырга бирәләр. Унынчы сыйныфны уңышлы тәмамлаган яшь кыз башта Бүлькайпан, соңрак Аксәет урта мәктәпләрендә инглиз телен укыта башлый. Шул ук вакытта Бөре педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында читтән торып белем ала.

Әтиебез белән нәкъ менә Аксәеттә эшләгәндә таныша ул. 1971 елда Аксәет авылында яңа яшь гаилә барлыкка килә – әниебез Саяповлар гаиләсенә килен булып төшә. Парлы дөньяга ямь өстенә ямь өстәп, бер-бер артлы өч малай туа. Әтиебез белән бергәләп өчебезгә дә югары белем алырга булыштылар, олы тормыш юлына озаттылар. Бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек аларның. Кызганыч, бәхетле картлыгында парлы булып яшәү насыйп булмады әниебезгә – 1998 елда әтиебез бакыйлыкка күчте. 44 яшендә генә тол калса да, тормыш авырлыкларына бирешмичә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәргә көч тапты ул. Укытучы буларак әниебез безгә таләпчән булды, башка укучыларга үрнәк булырлык тәрбия бирде. Игътибарын һәм сөюен безгә тигез бүлә белгән газиз әниебез төпле белем бирү белән беррәттән тормыш нечкәлекләрен дә аңлата алган. Үзебез әти-әни булгач кына моның шулай булганына инандык.

38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган әниебез хезмәттәшләре һәм укучылары, ата-аналар арасында һәрвакыт хөрмәткә лаек булды. Тырыш хезмәте Русия һәм Башкортстан күләмендәге югары бүләкләр белән бәяләнде.

Безнең уңышларыбызда кадерлебезнең өлеше бик зур. Һәрберебезнең үз гаиләләре бар. Әнигә алты онык бүләк иттек. Киленнәре дә аның элекке укучылары. Балаларыбызның яраткан дәү әнисе, хәстәрлекле әни, ихтирамлы кайнана ул. Киленнәре белән әниле-кызлы сыман дус-тату мөгамәләдә яши сөеклебез. Кылган игелек-изгелекләреңне Аллаһы Тәгалә үзеңә күп тапкырлар арттырып бүләк итсен һәм аларны бергәләп күрергә насыйп булсын.

Ярдәмчел, изге күңелле кешебез туганнар, күрше-тирәләр белән дә дус-тату яши. Кемгә акыллы киңәше, кемгә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтү аның өчен олы куаныч.

Бүгенге көндә дә газиз әниебез безгә терәк булып, оныкларын тәрбияләшә. Туган йортыбызга кайчан кайтып керсәк тә, әниебез якты йөзе, тәмле ашлары белән каршы ала. Ул – уңган, оста бакчачы. Иртә яздан кара көзгәчә бар күңелен салып ихатасын чәчәкләргә күмә, бакчасында җиләк-җимеше мул уңыш бирә. 1 Май бәйрәменә инде теплицасында кыярлары өлгерә аның.

Газизләрдән-газиз әниебез, дәү әниебез! Сине юбилеең белән котлап, меңнәрчә рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Син безнең өчен бердәнбер кадерле, олы зат, һәр көнне күңел җылылыгы өләшүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк. Син – бар туганнарны, балаларны, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына җыйнаучы гап-гади хатын-кыз. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, безнең өчен чын күңелдән борчылучы якын кешебез син.

Кадерлебез! Бүгенге гомер биеклегең тормыш юлларындагы чираттагы бер баскыч кына.Ә алда алар бик күп. Аларны да сәламәтлек, киләчәккә ышаныч белән үтәргә язсын. Сиңа юллардай озын гомер, бәхет-шатлыклар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын, балаларың һәм оныкларыңның хәсрәтен күрмичә, аларның куанычлы хәбәрләренә сөенеп, заман җилләренә бирешмичә яшәргә насыйп булсын. Нурлы йөзеңә карап сокланабыз,сабырлыгың, олы йөрәгең, киң күңелең алдында баш иябез. Мең рәхмәт, әни, мең рәхмәт!

Әни, диеп әйтә алу – бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән Рамил-Илмира, Юлия, Эльвина, Рәсил-Гөлнур, Алина, Әминә, Данил-Альбина, Аделина, Сафия.

Аксәет авылы.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: