Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
8 март 2023, 08:55

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче  ЗИННУРОВА Зəвия Минмуллаян кызы  юбилеен билгели

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ЗИННУРОВА Зəвия Минмуллаян кызын күркәм юбилее – 55 яше белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Теләкләрнең кайсын теләсәктә
Аз булыр ул синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шушы теләктә.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмай атла гомер үренә.

Тормыш иптәшең Әниф, кызларың Альмира, Лиана, киявең Денис, оныкларың Ансар, Амина.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: