Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
10 март 2023, 11:27

Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче ХАРИСОВА Мәҗүдә Миңнегәрәй кызы гомере­нең матур тантанасы – 75 яшен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Күңеленә бары яхшылыклар, җир сабырлыгы туплаган киң күңелле безнең өчен бик кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Шулганда яшәүче ХАРИСОВА Мәҗүдә Миңнегәрәй кызын гомере­нең матур тантанасы – 75 яше белән тәбриклибез. Әниебез, гаиләбез, йортыбыз синең белән ямьле, нурлы! Хезмәт һәм тормыш юлың матур булды. Авыл хужалыгында бар җаныңны биреп нәтиҗәле эшләр башкарып, иңнәреңдә хисапчы һөнәрен намуслы күтәреп абруй казандың, район күләмендә билгеле белгеч булдың.

Сөекле әни дә син, яраткан нәнәй дә, әтиебезнең ныклы терәге, туганнар өчен бик якын үтә газиз җиңги, туган җанлы апа.

Кадерлебез, юбилеең котлы булсын! Гомереңнең һәр мизгеле куанычлар алып килсен! Безне уйлап типкән йөрәгең беркайчан да борчу белмәсен! Тормышың жәйге гөлләрдән гүзәл, көзге алтын яфраклардан якты, кышкы аклыктан саф булсын! Бәхетле итәр чәчәкле язларны бүгенгедәй бихисап еллар саулыкта-сәламәтлектә әтиебез, балаларың, оныкларың белән каршыларга насыйп итсен Аллаһ!

Син елмайсаң болытларны ерып,

Күктә кояш балкып елмая.

Кояш булып балкып, җан җылытып,

Яшисең син, әни, дөньяда.

Сандугачлар моңы яңгырасын

Шау чәчәкле күңел бакчаңда.

Әти белән бергә булыгыз

гомер көзе килеп

Ишекләрне шакып ачканда!

Тормыш иптәшең, балаларың Эльза, Дилара-Рамил, Шамил-Альбина, Ралина-Радик, Фәнис-Айгөл, оныкларың Искәндәр, Алсу, Камилла, Рәдил, Ләйсән, Булат, София.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: