Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
15 март 2023, 14:51

Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче  ФӘРХУЛЛИНА Динирә Хәмит кызы 75 яшьлек юбилеен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ФӘРХУЛЛИНА Динирә Хәмит кызын 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел –  алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр холыклы, миһербанлы, саф күңелле кеше бик сирәктер. Ярдәмчел, кешелекле, изге күңелле кадерлебезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, ныклы сәламәтлек телибез. Һәрберебезгә күңел юмартлыгыңны өләшәсең, җылы сүзләреңнән, файдалы киңәшләреңнән, ярдәмеңнән, тәмле ашларыңнан аермыйсың. Киләчәктә дә балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен күреп, әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Юбилеең белән тәбриклибез,

Сәламәтлек теләп иң элек.

Һәрбер көнең үтсен куанычта,

Бәхетләргә генә күмелеп.

Синең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез сиңа чын күңелдән,

Синең гомер – безгә горурлык.

Тормыш иптәшең Миңнебай, балаларың Айдар-Динара, Илфат-Юлия, оныкларың Алина, Лариса, Александр.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: