Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
22 март 2023, 09:21

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче  ШӘМСИЯРОВ Рәлиф Әҗмөхәмәт улы 70 яшьлек юбилеен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ШӘМСИЯРОВ Рәлиф Әҗмөхәмәт улын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сиңа шатлык-куанычлардан гына торган бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әниебез белән тигез тормышта без – балаларыгызны сөендереп яшәвегезне телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт сине урап узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Сәламәт һәм озын гомерле бул,

Пар канатың булсын янәшә.

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә син яшә.

Тормыш иптәшең Гөлфиния, балаларың Айдар-Гүзәл, Гөлнара-Радик, оныкларың Алмаз, Денис, Алина, Ясминә.

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: