

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез НУРТДИНОВА Роза Гайнел кызын 65 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Корычтай сәламәтлек, күтәренке кәеф, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Шушы ямьле
бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз, кадерлебез.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Шатлык тулы булсын иртәләрең,
Ә кичләрең нурлы һәм якты.
Айлы күктә күпме йолдыз булса,
Бәхетләрең булсын шул чаклы.
Тормыш иптәшең Рамил, кызың Алсу, улың Рөстәм, киявең Альберт, оныкларың Раяна, Асель, Самир.