Котлыйбыз!
14 апрель 2023, 04:08

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче  ВАСИКОВА Мәрзия Шәрәфислам кызы  юбилеен билгели.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез ВАСИКОВА Мәрзия Шәрәфислам кызын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз. Газизебезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, нык­лы сәламәтлек телибез. Син безнең иң яраткан кешебез, безгә зур терәк, яхшы киңәшче, йортыбызның нуры, яшәү яме. Һәрберебезгә күңел юмартлыгыңны өләшәсең, җылы сүзләрең, файдалы киңәшләреңнән аермыйсың. Киләчәктә дә ярдәмчел, кешелекле, изге күңелле әни һәм яраткан дәү әни булып, без – балаларыңның – кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең, әни, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар.
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Балаларың Алсу-Фәнил, Гөлназ-Руслан, оныкларың Ренат, Ләйлә, Азалина.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас