

Югары Тәтешледә гомер итүче газиз әниебез, нәнәебез ЗӘКИЕВА Рәмилә Рәфкать кызын күркәм юбилее – 65 яше белән ихлас котлыйбыз. Тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакьлеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең. Тормышыбызның маягы, безгә яшәеш чыганагы син. Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Күңел тынычлыгы, шатлык-сөенеч белән, исән-имин булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, кадерлебез!
Бакчаларда кошлар сайрап туймый,
Котлап, әни, туган көнеңдә.
Фәрештәләр ап-ак канат булсын
Күп авырлык күргән иңеңдә.
Язгы кояш төсле сулмас яшәү
Көчен биргәнсең син безгә.
Рәхмәт, әни, сиңа, кояш булып безгә
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.
Балаларың Илмира-Радмир, Руслан-Эльза, оныкларың Илнур, Линар, Илнар, Альмир, Рәмзил.