

Мәмәтәйдә гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез СУФИЯНОВА Хәвәрия Хәлимҗан кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Сөенеч-шатлыкларга гына төренеп, балаларыңның игелек-изгелекләрен генә тоеп, бәхеткә чорналып яшәвенне телибез. Юллардай озын, җырлардай матур гомер юлыннан күнел тынычлыгында, ныклы сәламәтлектә атларга язсын.
Чал чəчлəрең, маңгай сырларың
Күбəйсə дə еллар үтүгə,
Безнең өчен мəңге яшь син, əни,
Картаюны белмə гомергə.
Рəхмəт сиңа барсы өчен дə,
Без бəхетле синең яныңда.
Киңəшлəрең терəк авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Балаларың Зинфира-Илгиз, Рәшит, Фәрит-Әлфирә, Эльза-Алмаз, Айнур-Илнара, оныкларың Рөстәм-Ләйсән, Лилия, Нияз, Энҗе, Ләйсән, Камил, Гүзәл, Әмир.