

Югары Тәтешледә яшәүче газиз кешебез, кадерле әниебез ФӘРХЕТДИНОВА Флүзә Рәшит кызын 65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Алдагы тормышыңда озын гомер, бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә, тигезлектә яшәвеңе телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай.
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Тормыш иптәшең Җәвит, балаларың Илүс, Алина, Илнар, Резеда, Эльмира, Камиль hәм оныкларың.