

Акбулатта яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез МИРГАЛИЕВА Лена Рифат кызын туган көне – 60 яше белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хәзмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әти белән тигезлектә, муллыкта, сәламәтлектә озын гомер кичерегә насыйп булсын.
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисең син,
Куанасың һәрбер уңышка.
Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.
Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине, хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез.
Кызларың Индира, Лилия, киявең Руслан, оныкларың Рудель, Ренат.