

Югары Тәтешледә гомер итүче кадерле кешебез ГЫЙМАЕВА Әнифә Әдис кызын ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Безне, балаларың һәм оныкларыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып кал дың. Киләчәктә Ходай биргән гомереңне сәламәтлектә, муллыкта, башкарган хезмәтләреңә сөенеп, пар канатың – кадерле әтиебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын сиңа.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең hәм оныкларың.