Котлыйбыз!
22 Май 2023, 03:55

Котлыйбыз!

Иске Кайпанда гомер итүче  Фаһаманов Нәфкать Рәфкать улы күркәм юбилеен билгели.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Яхшы тәрбия, белем биреп, яратып үстергән, тормышыбызда ныклы терәк булган, әтиебез, барысы өчен сиңа чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Кайгы-хәсрәт күрми, балалар-оныклар бәхетенә куанып, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, һәр мизгелдән ямь табып, корычтай сәламәтлек белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Син бит безнең тормыш яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит безгә бик кирәк.

Тормыш иптәшең Роза, балаларың Гөлшат-Алфред, Ирина- Артур, Ильшат, Дильшат, Руслан-Ильвира, оныкларың Юлия, Эльвина, Розалина, Виктория, Алина, Амир.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас