+9 °С
Ачык
Чургылдыда гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез СӘЛИМГӘРӘЕВА Катифә Фәтхлислам кызын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз. Әни, син иң матур сыйфатларны үзеңә туплаган олы җанлы, киң күңелле, юмарт кеше. Акыллы киңәшләрең, җылы сүзләрең безгә яшәргә көч бирә, догаларың саклап йөртә. Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, парлы озын гомер, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле мул тормыш телибез. Якыннарыңның игелекләрен күреп, һәр туар таңга сөенеп яшә.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Балаларың, киленең, киявең һәм оныкларың.