

Шулганда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, яраткан дәү әниебез ЗАҺИТОВА Кәүсәрия Мөсәвир кызын гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман безгә терәк булып, әти белән бергә матур, тигез итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең сәламәт булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Тормыш иптәшең, балаларың,онык-оныкчыкларың.