Котлыйбыз!
23 июнь 2023, 06:19

Котлыйбыз!

Шулган егете Заһитов Илнур Илшат улы һәм Беләш сылуы Әхмәтгалиева Айгөл Альберт кызы яшьлекләренең иң күркәм, иң истәлекле бәйрәме – законлы никах көнен билгелиләр.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Безнең кадерлеләребез Шулган егете Заһитов Илнур Илшат улы һәм Беләш сылуы Әхмәтгалиева Айгөл Альберт кызын яшьлекләренең иң күркәм, иң истәлекле бәйрәме – законлы никах көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәхетле, тигез озын гомер юлы, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, җитеш тормыш, саф мәхәббәт телибез.

Нинди бәхет бит ул, бу дөньяда

Үз тиңеңне табып, пар итү.

Җитәкләшеп сөйгән ярың белән

Тормыш сукмакларын бер итү.

Чәчәк атып җимеш бирсен

Мәхәббәт гөлләрегез.

Шатлык белән балкып торсын

Һәрвакыт йөзләрегез!

Әти-әниләрегез Илшат-Венера, Азат-Земфира, нәнәегез Шәргыя, сеңелегез Айсылу, энегез Нияз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас