Котлыйбыз!
21 июль 2023, 10:12

поздравление

Шулганда гомер итүче хөрмәтле УСМАНОВ Наил Нәкыйб улы 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели! 

поздравлениепоздравление
поздравление

Шулганда гомер итүче хөрмәтле укытучы, тормыш иптәшем, әтиебез, абыебыз, киявебез
УСМАНОВ
Наил Нәкыйб улын 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз һәм иң якты, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Шәф­катьле, олы йөрәк­ле якын ке­шебез 40 ел гомерен Шулган урта мәктәбендә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган кеше. Ул югары белемле педагог, эшен яратып, ямь табып эшли, һәрбер укучысының уңышына сөенеп, ялгышларына көенеп яши торганнарның берсе. Башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, аңа күпме түземлек, сабырлык та кирәк.
Авылыбызның иң акыллы, тәртипле ир-аты да ул, үрнәкле гаилә башлыгы, яхшы тормыш иптәше, дус, туган. Ике кызы Миләүшә белән Гөлназга югары белем биреп, зур тормыш юлына озатты. Әлеге көндә оныгы Камил дип җан атып торучы дәү әти дә ул. Якыныбыз туган авылы Шулганын, аның эшчән халкын хөрмәт итеп яши. Шундый уңган авылдашларымның балаларын укыту – үзе бер бәхет, дип саный ул.
Кадерлебез туганнарына, якыннарына һәрвакыт ярдәмчел, үрнәк булып кала. Ул сабыр йөрәкле, нинди генә хәлләр килеп туса да, акыл белән эш итә, кеше булып кала белә. Бу сыйфатлар аны күпләрдән аерып тора кебек.
Газиз кешебез, киләчәктә дә кадер-хөрмәттә, игелекләр күреп, үзең салган нигезеңдә игътибарга, ихтирамга күмелеп, тормыш иптәшең, балаларың белән бәхет-шатлыкка төренеп, елмаеп, сөенеп яшәвеңне телибез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең рәхмәт!
Эзләсәң дә табып булмыйдыр ул
Синең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә бүләк итәр идек
Һавадагы йолдыз-айларны.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояшка без сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Тормыш иптәшең Гөлфирә, кызларың Миләүшә, Гөлназ,
оныгың Камил, әбиең Рәүфинә,
энең Назар, Хәсәновлар гаиләләре һәм туганнарың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас