Котлыйбыз!
28 июль 2023, 06:26

Котлыйбыз

Югары Тәтешледә гомер итүче сөекле әтиебез РАМАЗАНОВ Рафаэль Рамазан улын ихлас күңелдән күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз!

КотлыйбызКотлыйбыз
Котлыйбыз

Югары Тәтешледә гомер итүче сөекле әтиебез РАМАЗАНОВ Рафаэль Рамазан улы 85нче җәен каршылый. Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар, онык-оныкчыклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларың хөрмәтендә, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомер насыйп булсын сиңа. Гомер буе машина руле артында күпме юллар үткәнсеңдер, борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чакларың да булгандыр, әмма шушы хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган теләкләрең өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез!
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык туганнар олы рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 85 яшең!

Тормыш иптәшең Зөләйха, улларың Ринат, Айдар, кызларың Мөнирә, Ләйсән, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас