Котлыйбыз!
28 июль 2023, 07:03

Котлыйбыз!

Иске Кайпанда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез ШӘРИПОВА Фәрзәнә Хәкимҗан кызын ихлас күңелебездән күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Иске Кайпанда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез ШӘРИПОВА Фәрзәнә Хәкимҗан кызын ихлас күңелебездән күркәм юбилее белән котлыйбыз. Кадерлебезгә сәламәтлек, күңел т ы н ы ч л ы г ы , бәрәкәтле тормыш телибез. Әтиебез белән тигезлектә озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, күгең аяз булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.

Тормыш иптәшең Фирдәвис, балаларың Флүрә-Максим, Раушания-Ришат, Илдус-Анна һәм оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас