

Югары Тәтешледә гомер итүче кадерле кешеләребез Фатыйхова Наилә Гатаулла кызын – 65 яшьлек юбилее һәм Фатыйхов Расих Назыйф улын туган көне белән кайнар котлыйбыз. Олы йөрәкле, киң күңелле, уңган, һәрвакыт ярдәмчел кешеләребезгә парлап корган дөньяларының куанычын күреп, һәр көннән ямь-тәм табып, балаларының кадер-хөрмәтендә озын гомер кичерүләрен телибез.
Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,
Әткәй каршы ала урамда.
Йөгергәләп әнкәй табын кора –
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әткәй-әнкәй, туган йортыбыз!
Балаларыгыз Илшат-Альмира, Ришат-Гөлнара, оныкларыгыз Нияз-Лилия, Наир, Данил, Камил, Әмир, оныкчыгыгыз Риана.