

Мәмәтәйдә гомер итүче кадерлебез КӘБИРОВ Әдегат Нурислам улын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Ачык йөзле, сабыр холыклы, киң күңелле, олы йөрәкле кешебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Балаларың, якыннарыңның игелеген күреп, тормышка сөенепяшәргә язсын. Сиңа карап сокланабыз, горурланабыз, рәхмәтләр әйтәбез.
Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә.
Шатлык булсын һәрчак юлдашың,
Сүнми янсын гомер кояшың.
Тормыш иптәшең Зөләйха, балаларың Вадим, Булат, Эльмира, Гөлнара, Дамир, килен-кияүләрең, оныкларың