

Ялгызнаратта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ШӘЙХУТДИНОВ Рамил Шәрига улын 75 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык, әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышкан, яратып-сөеп кайгырткан, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез, оныкларыңа ягымлы дәү әти. Туган йортыбыз һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озын-озак гомер итегез.
Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.